+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2021, 04:00

Русия көнендә паспорт тапшырылды

Краснокама районы хакимиятендә ике яшь кеше Русия гражданының шәхесен раслаучы төп документ алды. Акция дәүләт бәйрәме - Русия көненә багышланган иде.

Краснокама районы хакимиятендә ике яшь кеше Русия гражданының шәхесен раслаучы төп документ алды. Акция дәүләт бәйрәме - Русия көненә багышланган иде.
Бу көнне үсмерләргә алар тормышындагы иң мөһим документны тапшыру хокукы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаевага һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Әхәтовага бирелде.
Ил гражданының яңа хокукларын алу турында гына түгел, аерым вазыйфалар һәм җаваплылык йөкләүне дә дәлилләүче мөһим тормыш этабы белән балаларны район Советы депутаты Римма Фабер котлады.
Паспорт белән бергә балаларга Русия Конституциясе тапшырылды, анда дәүләт символикасы турында мәгълүмат бар. “Без - Русия гражданнары!” акциясе Русия Яшьләр берлеге тарафыннан 2002 елдан бирле уздырыла һәм яшь буынны гражданлык-патриотик тәрбияләү кысаларында иң мөһим проектларның берсе булып тора.
Фото: Краснокама районы хакимияте.
Читайте нас