+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2021, 07:35

"Уфа-Кумертау-Уфа" маршруты буенча поезд рейска чыкты

12 июньдә өч вагонлы РА-3 "Орлан" инновацион хәрәкәтчән составын кулланып, "Уфа-Күмертау-Уфа" маршруты буенча өстәмә тизйөрешле поезы беренче рейска чыкты.

12 июньдә өч вагонлы РА-3 "Орлан" инновацион хәрәкәтчән составын кулланып, "Уфа-Күмертау-Уфа" маршруты буенча өстәмә тизйөрешле поезы беренче рейска чыкты.
«Башкортстан ППК» җәмгыяте генеральный директоры Антон Гармаш сүзләренә караганда, әлеге карар Башкортстанда яшәүчеләргә һәм кунакларга тиз арада шәһәр яны тимер юлы пассажирлар ташуларына ихтыяҗ арту сәбәпле кабул ителгән.
"Русия көнендә без бу поездны эшләтеп җибәрдек, - дип ассызыклады Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Сабиров. - Беренче иртәнге һәм кичке рейслар төбәктә яшәүчеләрнең миграциясе өчен, укырга, эшкә яки дәүләт учреждениеләренә баручыларга уңайлы. Көндезге поездлар күбрәк Уфадан бу поездда республиканың иң матур урыннарына - Торатау тавына, Морадым тарлавыгына, Нөгеш сусаклагычына баручы тристлар өчен тәгаенләнгән".
Фото:"Башинформ"
Читайте нас