+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 июнь 2021, 05:58

НАТО безнең чикләргә якынлаша

Русия Президенты Владимир Путин, НАТОның Европаның көнчыгышына кадәр килеп җитүе һәм аның инфраструктураларының Русия чикләренә якынаюы практик әһәмияткә ия, дип белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин, НАТОның Европаның көнчыгышына кадәр килеп җитүе һәм аның инфраструктураларының Русия чикләренә якынаюы практик әһәмияткә ия, дип белдерде.

Көнчыгыш Европа илләренең, Польша һәм Румыниянең НАТОга, яки Төньяк Атлантика альянсына, керүе нәтиҗәсендә аларның территорияләрендә ракетага каршы корылмалар урнаштыру турында килешү төзеделәр. Владимир Путин фикеренчә, аларның оборона максатларында гына файдаланылмавы мөмкин, хәзер ракеталар Польша һәм Румыниядәге старт корылмаларыннан Үзәк Русиягә 15 минут эчендә очып килеп җитә ала.

Президент Кариб кризисын (1962 елның октябре) искә тешерде. Ул чакта Советлар Союзы үзенең ракеталарын Кубада урнаштырырга тырышуын Кушма Штатлар кабул ителмәслек гамәл дип атаган. Бу Кубадан АКШның сәнәгать үзәгенә кадәр, Вашингтонны да кертеп, ракетаның очу вакыты 15 минут тәшкил итүе белән бәйле.

Украина халкының кимендә яртысының НАТОга керергә теләмәвен дә билгеләде Владимир Путин. “Һәм алар - акыллы кешеләр. Мин моны бернинди ирониясез әйтәм. Бу башкалар ахмак дигән сүз түгел. Чөнки аларның ут линиясендә торып каласылары килми," —диде ул.

Фото: "Кремлин.ру"
Читайте нас