Откан грант акчаларының гомуми суммасы 77 миллион сумнан артык тәшкил итте. Чагыштыру өчен 2021 елның беренче конкурсында — 44 160 093,30 сум.
Башкортстан коммерция карамагында булмаган оешмалары ике Президент грантлары конкурсында төбәккә 121 миллион 767 мең сумнан артык акча кертте.
Шулай итеп, республика бу конкурста Идел буе федераль округы субъектлары арасында коммерция карамагында булмаган оешмалар арасында җиңүчеләр саны буенча икенче урынны алды. Беренче урында — Самара өлкәсе (78 җиңүче), өченчедә - Удмуртия (62 җиңүче).
Конкурста җиңүчеләр саны буенча Русия буенча конкурста (Мәскәүне санамыйча) Башкортстан - өченче урында, беренче урында - Санкт-Петербург (103), икенчедә – Самара өлкәсе (78). Русиядә откан грантлар суммасы буенча безнең төбәк сигезенче урынга чыкты, беренче урындаң- Санкт-Петербург (якынча 370 миллион сум), икенчедә - Свердловск (якынча 122,7 миллион сум), өченче урында - Самара өлкәсе (96 миллион сумнан артык).