+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2021, 13:30

Кырмыскалы балаларының җәйге ялы күңелле һәм файдалы үтә

Җәй җитте һәм балалар өчен каникул дигән яңа мавыктыргыч тормыш башланды. Әмма җәй - ул ял итү генә түгел, мавыктыргыч сәфәрләр, аралашу, танышу, күңелле вакыт уздыру һәм, әлбәттә, сәламәтләндерү дә. Боларның барысы да Кырмыскалы районында урнашкан "Виктория" лагеренда да бар.

Җәй җитте һәм балалар өчен каникул дигән яңа мавыктыргыч тормыш башланды. Әмма җәй - ул ял итү генә түгел, мавыктыргыч сәфәрләр, аралашу, танышу, күңелле вакыт уздыру һәм, әлбәттә, сәламәтләндерү дә. Боларның барысы да Кырмыскалы районында урнашкан "Виктория" лагеренда да бар.

Спорт-сәламәтләндерү лагере байтак еллар дәвамында җәйге чорда балаларга онытылма тәэссоратлар, күңелле һәм файдалы ял көннәре бүләк итә. Агымдагы елда да балаларны каршы алуга ул ныклап әзерләнде. Лагерь начальнигы Эльмир Миһранов сөйләвенчә, корпусларга агымдагы ремонт үкәрелүдән тыш, ял итүчеләрне бик күп яңалыклар көтә. Тиздән заманча турниклар белән җиһазландырылган яңа спорт мәйданчыгы урнаштырачаклар. Бу физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен өстәмә шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Мәдәни һәм спорт прграммасы да бай һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән. Йолага әверелгән чараларга өстәп, быел “Геройлар узышы” дигән биатлон буенча ярыш, күбекле дискотекалар үткәреләчәк, шулай ук ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин булачак. Әлбәттә, җәйге ялны су коену, көймәдә һәм катамараннарда йөрүдән башка күз алдына да китереп булмый.
Әлеге вакытта беренче сменада биредә 115 бала ял итә. Җәй буена биредә 350гә якын баланы кабул итәргә планлаштырыла. Роспортребнадзор таләпләренә ярашлы, балалар учреждениесен быел 75 процентка кадәр тулыландырырга рөхсәт ителгән.
Туклануга да зарланырлык түгел. Балаларны көненә биш тапкыр ашаталар. Барлык продукция белән шәхси эшкуар Олеся Аминева тәэмин итә. Ризыкны бу өлкәндә күпьеллык тәҗрибәләре булган 5 ашнакчы әзерли.
Ә менә вожатыйлар - М.Акмулла исемендәге БДПУ студентлары, аларның күбесенең бу өлкәдә тәҗрибәләре дә бар.
Хәвефсезлек мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Территорияне республикада байтак елар дәвамында уңышлы эшчәнлек алып баручы «Дозор02» шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклый.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, лагерь "туристик кешбэк" программасында катнаша. Ә ул, үз чиратында, юллама хакының 80 процентын кире кайтарырга мөмкинлек бирә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас