+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июнь 2021, 15:40

Чакмагышта "Сөт кухнясы" ачылды

Чакмагыш районында "Cөт кухнясы" дигән яңа фирма тарату пункты ачылды.

Чакмагыш районында "Cөт кухнясы" дигән яңа фирма тарату пункты ачылды.

Аның ярдәмендә бушлай сөт продукциясеннән өч яшькә кадәр 200дән артык бала, шулай ук йөкле хатын-кызлар һәм күкрәк сөте имезүче аналар файдалана ала. Бу хакта Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.
- Хәзер Башкортстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә 130 сөт ризыклары бирү пункты урнашкан - бу фирма пунктлары һәм павильоннары, даруханәләрдә һәм поликлиникаларда урнашкан нокталар. Республика халкы сөт продукциясен нәкъ менә фирма пунктларында алуны өстен күрә. Аларга аерым кереп була, бу ата-аналар өчен уңайлы. Аларда шулай ук балалар аудиториясенә юнәлтелгән урындагы җитештерүчеләр товарларын да сатып алырга мөмкин. Шуңа күрә без акрынлап даруханә пунктларын мөстәкыйль нокталарга алмаштырачакбыз, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе.
"Сөт кухнясы" Чакмагыш авылында Ленин урамы, 74/1 йорт адресы буенча урнашкан. Ул һәр көн 10.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр (тәнәфес 14.00-15.00 сәгатьләрдә) эшләячәк. Бушлай продукция сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 12.00дән 18.00 сәгатькә кадәр биреләчәк.
- Фирма тарату пунктын ачу - ул һәрвакытта да карарны озак әзерләү процессы, аның барышында без ата-аналар өчен максималь уңайлы урын эзлибез, - дип билгеләп үтте «Сөт кухнясы» директоры Эльдар Сайгафоров. - Чакмагыш районында яңа пункт бинасы өчен 32 квадрат метр бүлеп бирелгән. Биредә ремонт ясалган, сөт продукциясен саклау һәм сату өчен кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Керү урыны аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандус белән җиһазландырылган.

Фото: Башинформ
Читайте нас