+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июнь 2021, 16:53

Батыр исеме мәңге онытылмас

16 июнь - Салават Юлаевның туган көне.

16 июнь - Салават Юлаевның туган көне.
Салават Юлаевның туган көнен билгеләүне республика Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре 16 июньдә Уфада батырның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Шунда ук, Агыйдел елгасының текә ярында, өч терәктә торучы иң зур ат статуясы янында шигъри флешмобка старт бирелде. Онлайн-эстафетаны Башкортстанның тарихи-мәдәни үзәкләре һәм шулай ук аның Русия төбәкләрендәге үзәкләре күтәреп алды. Шагыйрь Салават Юлаевның шигырьләре башкорт, урыс, татар, чуваш телләрендә яңгырады.
Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында катнаш онлайн-офлайн форматта "Салават Юлаев шәхесе һәм мирасы" дигән "түгәрәк өстәл" узды. Чарада республиканың гына түгел, Русиянең 6 субъектының тарихи-мәдәни үзәкләре вәкилләре, шулай ук З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм республика Милли музее вәкилләре республика катнашты.
Ханты-Манси автономияле округында Башкорт тарих-мәдәни үзәгенең баш белгече Динә Бүләкова җыелучыларга Салават Юлаевның кыскача биографиясен сөйләде һәм Сургут районының Ак Яр бистәсендә яшәүче Гөлназ Нәгыйлемуллина презентациясен тәкъдим итте. Ул батыр нәселе вәкиленең берсе.
Курган башкортлары исеменнән Курган өлкәсендә милли-мәдәни үзәге баш белгече Ильяс Бәдретдинов чыгыш ясады. Ул үз төбәгендә каһарман исеме белән бәйле урыннар турында сөйләде һәм шигырьдән өзек укыды.
«Безнең райондагы кайбер урыннар да Салават Юлаев белән данлыклы. Монда аның соңгы сугышы узды, - дип уртаклашты Балтач районыннан Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айдар Сираев. Айдар Хатип улы мишәр телендә «Егеткә» шигырен укыды.
Башкортстан Республикасының З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә хезмәткәре Зиния Билалова - “Ташта, фильмда һәм әдәбиятта Салават Юлаев образы” дигән презентация, ә Башкортстан Республикасы Милли музее - Салават Юлаев турындагы экспозиция залының онлайн-экскурсиясен әзерләде.
Читайте нас