Биредә бик күп сорауга җавап табып була.
Технологияләр үсешә, димәк, яшәеш тә күпкә җиңеләя. Моның турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров та социаль челтәрләрдә язган. "Күптән түгел бизнеска басым ясауны киметү турында сөйли башлаган идем.
Әлегә кадәр төрле документларны җыю өчен эшкуарларга берничә ай кирәк иде. Төзергә теләүчеләргә дә эш башлаганчы бик күп вакыт таләп ителә иде. Кайбер операцияләрне санлыга әйләндерү эш барышын ике тапкыр диярлек киметте. Әлбәттә, бу халыкның тормышын да күпкә җиңеләйтте. Хәзер инде без "Санлы милек һәм төзелеш" төбәк сервисы булдырдык. Ул кулланучыга кайда нәрсә алырга, аны ничек тизрәк башкарырга, кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген аңлата. Биредә ялгышып булмый.
Проект эшли башлады да инде. "Суперсервис" "Госуслуги" порталында урнаштырылган", - дигән ул.