Корткычларны юкка чыгару файда белән беррәттән, бик зур зыян да салган. Атап әйткәндә, бүген умартачылар бал кортлары үлүе турында чаң суга. Бу хакта республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин социаль челтәрләрдә түбәндәгеләрне язган:
"Бу фотоны мин Баймак, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен районнары умартачыларыннан алдым. Бал республикасы өчен куркыныч күренеш. Фермерлар ярдәм сорый. Беренче исәпләүләр буенча 2 меңнән артык умарта зыян күргән. Сәбәбе - урманнарны ефәк күбәләгеннән эшкәртү.
Бүген проблемага чумдым. Умартачыларга турыдан-туры китерелгән зыянны исәпләү схемасын төзибез. Фермерлар, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, чыгымнарны максималь тиз компенсацияли алсын өчен мөмкинлекләрне тикшерәбез. Һәм умартачыларга хәбәр итү системасын үзгәртәчәкбез.