+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2021, 13:22

"Бердәм Русия" тәҗрибәсе уңышлы булды

Радий Хәбиров сайлауларны югары бәяләде.

Радий Хәбиров сайлауларны югары бәяләде.
Алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча Башкортстанда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Конкурс та шул ук дәрәҗәдә булды, дип белдерде республика Башлыгы, “Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров партиянең XX съезды алдыннан.
"Алдан тавыш бирү чыннан да иң лаеклы кандидатларны сайлап алу икәнен исбатлый башлады. Без 100, 200, 300 мең тавыш белән эш иткәндә, моны булдыра алмыйсың. Бик лаеклы кандидатлар съездда расланачак, - диде Радий Хәбиров. Исегезгә төшерәбез, "Бердәм Русия" съезды максималь хәвефсезлек чараларын үтәп узачак. Моның өчен делегатлар һәм кунаклар саны өчләтә кыскартылды, алдагы көндә барлык катнашучылар ПЦР-тест үтте һәм теркәлү вакытында COVID-19 булмау турында белешмә күрсәтә.
Шулай ук съезд мәйданчыгында өстәмә рәвештә экспресс-тест үткәрү һәм вакциналау буенча консультация пунктлары оештырыла. Индивидуаль яклау чараларын куллану чарада катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри - аларга яклау битлекләре биреләчәк һәм алар ярты сәгать саен алмаштырылачак.
Шулай ук социаль дистанция һәм биналарны дезинфекцияләү нормалары да катгый үтәләчәк.
Читайте нас