Партиянең республика төбәк бүлекчәсе эше югары бәяләнде.
19 июньдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров партиянең XX съездында катнашты. Съезд чараларында Русия Президенты Владимир Путин, "Бердәм Русия" рәисе, илнең Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, партиянең югары җитәкчелеге, төбәкләр башлыклары, төбәк бүлекләре секретарьлары, сайланган делегатлар катнаша. Съездның пленар утырышында чыгыш ясап, Русия Президенты Владимир Путин "Бердәм Русия"не илнең әйдәп баручы сәяси көче дип атады.
- Декабрьдә партия үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шушы еллар эчендә ул уңышлы гына аякка басу этабын узды, күпсанлы тарафдарлар тапты. Әлбәттә, мондый зур илнең иң зур сәяси көче булу - зур җаваплылык йөге дә. Бу - сез, хөрмәтле коллегалар, урыннарда эшләүчеләр, кешеләр алдында шушы җаваплылыкны күтәрәсез дигән сүз. Аны ил белән бергә җиңәсез һәм барып чыкмаганны бүлешәсез, моның өчен җаваплылык аласыз. Бу - җитди йөк. Безнең эш, көндәлек тормыш бәйрәмнәрдән тормый, һәм алда торган бурычларны хәл итү өчен ил алдында җаваплылык алган кешеләр җавап бирә, - диде Владимир Путин.
Съезд башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада “Бердәм Русия” праймеризын оештыруга югары бәя бирде. - Алдан тавыш бирү бик оешкан төстә үтте. Бездә - праймеризда катнашучылар саны буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Минемчә, алдан тавыш бирү чыннан да иң лаеклы кандидатларны яхшы сайлап алу икәнен исбатлый башлады. Республикадан лаеклы кандидатлар съездда расланачак, - диде Радий Хәбиров.