+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь 2021, 08:38

Вакциналау турында сорауларга җаваплар яңгырады

Республика халкын вакциналау дәвам итә.

Республика халкын вакциналау дәвам итә.
Бүген БСТ телеканалында коронавируска каршы вакцина ясату турында һәм республика Башлыгының югары әзерлек турындагы Указына кертелгән үзгәрешләргә кагылышлы брифинг үтте. Белгечләр республика халкын борчыган сорауларга җавап бирде. Сораулар бик күп, әмма алар бер-берсе белән аваздаш. Нәтиҗәдә, белгечләр сорауларга түбәндәгечә җавап бирде.
- Коронавируска каршы вакциналау турындагы белешмә 10нан күбрәк кеше сыешлы туклану урынында сорала. Сәүдә өлкәсендә чикләүләр кулланылмый.
- Китапханә, музей, кинотеатрларда 22 июньнән шулай ук керү өчен документлар кирәк булачак. Әгәр билет театрга иртәрәк алынган булса, анда бу документлардан тыш кертмәячәкләр, әмма прививка ясатып, соңрак үткән чарага барырга мөмкин.
- Вакцина йөкле һәм бала имезүчеләргә ясатылмый. Вакцина репродуктив системага йогынты ясамый.
- Антитәнчекләр булса да прививка ясатырга кирәк булачак, чөнки авырудан соң иммунитет вирусның бер төренә генә барлыкка килсә, белүебезчә, вирус даими мутацияләнә.
- Авырудан соң антитәнчекләр организмда бер күбәя, бер кими. Ә вакцина ясаткач, ким дигәндә 2 ел антитәнчекләр саклана.
- Коронавирус организмга эләккәч, иммунитет бик нык эшли башлый, шул вакытта авыру катлаулана. Ә вакцина эшләнгәч, организмга арытаба бу кадәр көч килми.
- Организмга беренче компонентны керткәч тә дәваханәдә белешмә бирәчәкләр. Шушы документ белән җәмәгать урыннарына керергә була. - Республика Башлыгы Указы нигезендә 200гә кадәр кеше булган чаралар үткәрелә. Әмма, керү өчен югарыда әйтелгән докуиент кирәк булачак. Аннан күбрәк кешеләр булган чараларга җитәкчелектән ризалык кирәк.
- Фольклориадага республикага 45 илдән 1400 кеше киләчәк. Алар илләреннән чыкканда һәм безгә килгәч ПЦР-тест тапшырачак. Әлеге вакытта хәвефсезлекне саклау буенча барлык чаралар да күрелә.
- Фольклориаданың ачылу чарасы гына бина эчендә була. Калган барысы да ачык һавада узачак. Шуңа да соңгылары өчен әлеге документлар кирәкмәячәк.
- 18 яшькә кадәр булганнарны вакциналамыйлар.
- Әлегә вакцинаның 2 ел организмда саклануы билгеле, әмма тикшеренүләр дәвам итә.
- Вакцина эшләтмәгән өчен эштән чыгара алмыйлар. Әмма коллектив җитәкчесе хезмәткәрләренең хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш.
- Вакцина эшләткәннән соң, 97 процент кешедә антитәнчекләр барлыкка килә.
- Антитәнчекләр беренче вакцинадан соң 42 көннән барлыкка килә башлаячак. Шуңа да прививкадан соң шушы вакыт үткәч кенә антитәнчекләрне тикшереп карарга кирәк.
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас