+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2021, 14:55

Автобусларда — тикшерүләр!

Бүген Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, төбәктәге “Роспотребнадзор”, ЮХХДИ һәм Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәмәгать транспортында Башкортстан Башлыгының коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертү турындагы Указы таләпләрен тикшерү буенча рейд үткәрде.

“Округ Галле” тукталышында дистәләгән автобус, троллейбус һәм маршрут таксилары тикшерү үтте. Пассажирларга да, кондукторларга да, водительләргә дә битлектә йөрү кирәклеге турында исләренә төшерделәр.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Динар Сафиуллин әйтүенчә, күпчелек пассажирларда шәхси саклану чаралары бар, ләкин аларны кулланмыйлар. Җәмәгать транспорты — кеше күп җыелган урын, биредә инфекция йоктыру куркынычы зур.
2020 елның 20 апреленнән алып 2021 елның 18 июненә кадәр вакытта барлыгы 283 тикшерү үткәрелгән, шуларның 104е юл комплексы һәм 179ы – транспорт комплексы объектында.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кагыйдә бозулар турында 145 административ протокол төзелгән.
Битлек режимын бозучыларга, шофер яки пассажир булсынмы, штраф яный: беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен гражданнар га - 1-3 мең сум һәм кабатланган өчен 3-5 мең сум; вазыйфада биләүче кешеләр беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен - 5-15 мең сум һәм кабатланган очракта 15-30 мең сум; юридик берәмлекләр өчен - 50-100 мең сум һәм кабатланса -100 меңнән 200 мең сумга кадәр.
Профилактик рейд чаралары дәвам итәчәк.
Фото: Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Читайте нас: