+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июнь 2021, 05:50

Эсседә кемнәрнең эш көне кыскартылырга тиеш?

Роспотребнадзор бик эссе вакытта эш көне кыскартылырга тиешлеге хакында хәбәр итә.

Роспотребнадзор бик эссе вакытта эш көне кыскартылырга тиешлеге хакында хәбәр итә.

Бик эссе вакытта эш көне кыскартыла. Бу уңайдан Роспотребнадзорның тәгаен киңәшләре бар.

Һава температурасы +29 градуска җитсә, эш көне ике сәгатькә кыскартылырга тиеш. Әгәр дә сез эшләп утырган бүлмәдә җылылык 28,5 градус булса, өегезгә бер сәгать алданрак кайтып китә аласыз.

"Ә менә бинада һава температурасы +30,5 градуска күтәрелсә, эш көненең дүрт сәгатькә азайтылуы зарур", - дип хәбәр итә Роспотребнадзор белгечләре.

Ачык һавада, урамда тир түгүчеләр өчен аерым киңәшләр бирелгән. Эсселек +32,5 градуска күтәрелгәндә, ачык һавада эшләүчеләргә һәр 15-20 минут саен 10-12 минут салкынча бинада ял итеп алу мөмкинлеге бирелергә тиеш. Кайнар һавадан саклаучы махсус кием белән тәэмин ителгән хезмәткәрләрнең смена дәвамында тышта эшләү вакыты 4-5 сәгатьтән артмавы мотлак. Ә мондый кием булмаганда, тышта 1,5-2 сәгатьтән артык эшләргә ярамый.

Гомумән, 32,5 градус эсселек кеше организмы өчен хәвефле температура дип исәпләнә. Мондый вакытта эш графигын иртәнге һәм кичке вакытларга күчерү дөрес, ди белгечләр.

Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас