+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2021, 19:05

"Карагруһчылык бит бу..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Хакимият җитәкчесе Александр Сидякинга төбәктә вакциналану белән бәйле агарту эшен яхшырак оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Хакимият җитәкчесе Александр Сидякинга төбәктә вакциналану белән бәйле агарту эшен яхшырак оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кешеләр аңында "карагруһчылык" хөкем сөрә.
“Мин инде күп тапкыр җәмәгать аңында, пабликларда карагруһчы кәефләрнең артуына инандым. Аларны башкача атый алмыйм. Кешеләргә без сораган нәрсәнең асылын аңлатырга кирәк. Без моны үзебез өчен түгел, алар өчен эшлибез. Без әлегә бу идеологик бәхәстә җиңеләбез. Бу максатчан эш булырга тиеш", — дип белдерде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе эшкә Фәннәр академиясен, медуниверситетның абруйлы галимнәре коллективын, табибларны җәлеп итәргә кушты. “Без бу кара уйларны җиңәргә тиеш”, — диде ул.
Республика Башлыгы COVID-19дан вакциналанучылар санын арттыру өчен күрелә торган чаралар турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төбәк җитәкчелеге мәҗбүри вакциналауны кертергә җыенмый, ләкин авыру бик тиз үсеш күрсәтә һәм бу барыбер чаралар күрергә мәҗбүр итә.
“Без барлык традицион чараларны да көчәйтергә тиеш: социаль дистанция, битлек режимы. Барыбыз да аңлыйбыз, чирдән котылуның төп коралы — вакциналану. Без аны көчәйтү өчен берничә чара күрдек... Мин санамадым, әмма Русия Федерациясенең унлап төбәгендә мәҗбүри вакциналану игълан ителде. Хәзерге вакытта безнең республикада бу ихтыяҗ юк – бу беренчедән. Икенчедән — мин мәҗбүри вакциналану игълан итәргә теләмәс идем, бик тә теләмәс идем. Бу — һәр кешенең шәхси эше. Тик әгәр дә бездәге хәлләр мәҗбүр итә икән, без моңа бара алабыз. Әмма әлегә бу юк, якын киләчәктә көтелмәс дип өметләнәм”, — диде Башлык.
Фото: башинформ
Читайте нас: