+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2021, 22:28

Юлларның торышы ничек?

Кайбер районнар ремонт эшләрен башламаган да.

Кайбер районнар ремонт эшләрен башламаган да.
Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ихата территорияләрендә чокырлы ремонт үткәрү буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.
Киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, 18 июньдә юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм эшләрне планлаштыру системасында (СКПДИ) 19 432 километр автомобиль юлыннан асфальт-бетон өслекле 18 890 км яки 97 процент инспекцияләнгән. Бурычны 100 процент күләмендә Уфа, Агыйдел, Салават шәһәрләре, Әбҗәлил, Архангель, Авыргазы, Бәләбәй, Гафури, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Күгәрчен, Нуриман, Стәрлебаш, Стәрлетамак районнары үтәде. Куелган бурычны 4 шәһәр һәм 41 район үти алмаган.
Читайте нас: