+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2021, 07:29

Биш малай елганы йөзеп чыгарга булган

Дүртесе каршы ярга чыккан. Ә берсе кая?

Дүртесе каршы ярга чыккан. Ә берсе кая?

21 июньдә 18:30 сәгатьтә Уфада Трамплин тукталышы янында 14 яшьлек малай суга баткан. Әлеге урында коткаручылар эшли, узган кичтә баланың гәүдәсе табылмаган иде.

Гражданнар яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, биш үсмер Караидел елгасының уң як ярыннан сулына йөзеп чыгарга булган. Дүртесе сулыкны кисеп чыккан, бишенчесе бата башлаган. Дуслары аңа ярдәм итәргә омтылган, әмма булдыралмаган.

Алар коткаручыларны тиз арада чакырта алмаган, чөнки телефоннары, бөтен әйберләре белән бергә, каршы ярда калган. Очраклы шаһит коткару хезмәтенә шалтыраткан.

Суда коткаручылар төркеме Трамплиннан бер километрга түбәнрәк эшләгән. Кичә 21сәгать 19 минутка 14 яшьлек үсмернең гәүдәсе табылмаган әле.

Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас: