+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2021, 21:30

"Сезнең позициягез бик мөһим"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында катнашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында катнашты.
- Әлеге совет республикада үзаллы хокук саклау оешмасына әверелә бара, аңа профессионаллар, тәҗрибәле, үз эшләре өчен җан атучы кешеләр керә, — диде Башкортстан Башлыгы, "СПЧ" әгъзалары белән очрашуны ачып. Ул билгеләп үткәнчә, совет эшчәнлеге турында даими докладлар ала.
"Ел бик катлаулы булды, безгә бик күп катлаулы карарлар кабул итәргә туры килде. Алар арасында кешеләр өчен аңлатмалар таләп итүче мәсьәләләр дә бар, бигрәк тә коронавирус чикләүләре белән бәйле", — диде Радий Хәбиров. Төбәк Башлыгы санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулы булуын әйтте, илнең 10 төбәге коронавирустан мәҗбүри вакциналану турында карар кабул итте. Республика бу адымга бармады, ләкин кайбер чикләүләр кертелде.
19 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар узачак һәм бу елның төп сәяси вакыйгаларының берсе.
«Монда Совет әгъзаларының сайлау процессында актив катнашуы, аларның фикере мөһим. Сайлаулар гадел һәм үтә күренмәле узарга тиеш. Әйдәгез, бу эшне бергәләп башкарыйк. Көз көне Бөтенрусия халык санын алу да узарга тиеш, монда да сезнең позициягез мөһим», — диде Радий Хәбиров.
Чарада, шулай ук, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, аерым алганда быел кыш җылылык өчен хакларның шактый артуы, ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү, инвалид балалар проблемалары һәм башка темалар каралды.
Фото: башинформ
Читайте нас: