+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2021, 19:05

“Сугыш балалары” клубы ачылды

Бүген – Хәтер һәм кайгы көнендә, Кырмыскалы районында “Сугыш балалары” дигән респубикада беренче социаль клуб ачу тантанасы узды.

Бүген – Хәтер һәм кайгы көнендә, Кырмыскалы районында “Сугыш балалары” дигән респубикада беренче социаль клуб ачу тантанасы узды.

Легендар якташыбыз – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның туган авылында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг һәм Башкортстанда әлегә беренче “Сугыш балалары” социаль клубын ачу тантанасы узды. Мондый зур чарага мәртәбәле кунаклар – район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Өченче буын халык университеты җитәкчесе Рәфыйк Хәйдәров, Уфа һәм Нуриман районнары вәкилләре, тантана сәбәпчеләре - Шәйморатов авыл биләмәсендә яшәүче сугыш чоры балалары чакырылды.
Бөек Ватан сугышы безнең илебез халкы өчен иң авыр сынауларның берсе булды. Күпме кешеләрнең язмышын сындырды, сабыйларның бәхетле балачагын урлады. Сугыш балалары, буыннары да ныгып бетмәгән килеш, өлкәннәр белән бергә Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Агымдагы елның май аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның боерыгы белән “Сугыш балалары турында” закон кабул ителде. Бу документ белән 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туганнарга аерым статус билгеләнде. Безнең районда бүгенге көнгә бу статуска ике меңнән артык кеше ия.
Рөстәм Әхмәдинуров билгеләвенчә, әлеге закон проектында төрле өстенлекләр, шул исәптән ел саен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү дә каралган. Беренче түләүләрне сугыш чоры балалары агымдагы елның 3 сентябрендә алачак.
Өченче буын халык университеты җитәкчесе Рафик Хәйдәровның чыгышы да патриотик рух белән сугарылды. Ул бүген ачылган клубның эшен иртәгәдән башларга кирәклеген ассызыклады һәм аның җитәкчесе итеп Шәйморатов авылында үзенең изге эшләре белән абруй казанган Фәрит Мансур улы Кәримовны тәкъдим итте.
Чараның иң дулкынландыргыч мәле – иҗтимагый оешманы булдыруда актив катнашучыларны бүләкләү һәм “Сугыш балалары” таныклыкларын тапшыру булгандыр. Бу көнне Шәйморатов авыл биләмәсендә яшәүче 54 кеше шундый статуска ия булды.
Кунакларның чыгышлары бүләкләү мәлләре һәм Мәдәният сарае артистларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Нуриман районыннан килгән “Вдохновение” ансамбле башкаруындагы “Шәйморатов генерал” җыры тантананың гимны булып яңгырады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: