+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь 2021, 15:56

Бизнеска йөкләнеш кимиячәк

Шушы турыдагы килешүгә кул куелды.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Эшкуарлар эше өчен платформа» коммерция карамагында булмаган оешманың генеральный директоры Элина Сидоренко белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
- Без эшкуарлык секторына җитди игътибар бирәбез, бигрәк тә бизнеска административ йөкләнешне киметүдә. Катлаулы 2021 елга карамастан, төбәктә эшкуарлык субъектлары саны 3 меңнән күбрәккә арткан. Бу тенденцияне саклап калырга өметләнәбез, - диде Радий Хәбиров. - Бу контекстта бизнес белән турыдан-туры элемтәдә тору һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү мөһим роль уйный. "Бизнес өчен" санлы платформасының эш форматы бу бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Башкортстанның берничә дистә предприятиесе сезнең белән актив хезмәттәшлек итә.
Платформаның генеральный директоры эшкуарлар мөрәҗәгате белән эшләү өчен бизнесның эшлекле активлыгын һәм аның республика тарафыннан хуплануының нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Республика җитәкчелеге үткәрә торган икътисади сәясәт, һичшиксез, нәтиҗәле. Бу Русия төбәкләре арасында инвестицион мохит торышының милли рейтингында Башкортстанның бишенче урынын раслый, - диде Элина Сидоренко. - Без шулай ук бизнес-бергәлекнең югары активлыгын һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил институты белән берлектә әлеге мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы итеп эшкәртергә тырышабыз.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм Элина Сидоренко Башкортстан Хөкүмәте һәм Платформаның эшкуарлар мөрәҗәгате белән эшләү өчен хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Ул арытаба бизнеска административ йөкләнешне киметү, аның үсешенә ярдәм итү һәм эшкуарларның законлы хокукларын яклауга юнәлтелгән.
Читайте нас: