+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь 2021, 20:20

"Бу эссе файдага түгел инде..."

Бик дөрес фаразлары белән куандыра торган халык синоптигы шулай ди.

Бик дөрес фаразлары белән куандыра торган халык синоптигы шулай ди.
"Бу эссе файдага түгел инде. Халык сыерларын да көтүгә чыгармый башлады. Кигәвен дә быел бик иртә күренә", – ди Татарстанның Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев.
- Гадәттә, мондый челлә июль урталарында гына була иде. Быел эссе көннәр майдан ук башланды. Алма, чия, сливалар барысы да бер вакытта бик иртә чәчәк атты.
– Җәйнең эссе киләсе шунда ук билгеле иде, әмма болай ук кыздырыр дип уйламаган идем. Июль уртасында, урып-җыюга керешер алдыннан була мондый эсселәр. Аны башак пешерә торган эссе дип атыйлар. Яңгыры булмагач, уңыш та аз булыр кебек, былтыргы кебек булмаячак. Печән дә начар булды. Бәрәңге әлегә әйбәт, чәчәк атканда бер яңгыр булса, август урталарында бер яуса, җитә ул.
Җир җиләге дә вак. Слива чәчәк атканда ике көн суытып алды, кортлар оча алмады, слива да юк. Алмалар да күренми. Ә чияләр яхшы. Бу эссе файдага түгел инде...
Берничә көннән бу эсселәр сүреләчәк, дип тә вәгъдә итә ул, урыны белән яңгыры да булачак икән. Бу хакта "Шәһри Казан" белешкән.
Фото: volga.lentaregion.ru
Читайте нас: