+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь 2021, 10:05

Системалы карарлар кабул итәчәкбез

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашты.

Ул республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм төбәк Дәүләт торак төзелеше күзәтчелегенә агымдагы елның августына кадәр күпфатирлы торак йортларны чимал белән тәэмин итү системасын реформалау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу республика халкы сыйфатлы коммуналь хезмәтләр алсын өчен кирәк.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ике җылыту сезонында Башкортстан халкы республика җитәкчелегенә чимал белән тәэмин итүче оешмалар ягыннан җылылык өчен түләүне кискен арттыру мәсьәләләре буенча күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Контроль һәм күзәтчелек органнары катнашлыгында үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча халыкка нигезсез исәпләнгән акчаларны кире кайтару турында карар кабул ителде.

Башкортостан Башлыгы бу хәлнең сәбәпләре берничә булуына һәм аны төзәтү өчен системалы карарлар таләп ителүенә басым ясады. Шул ук вакытта Радий Хәбиров төбәктә инженер челтәрләренең торышы начар түгел, ә идарәче компанияләрнең финанс хәлен йомшак, дип билгеләде.

“Идарәче компанияләр белән хәл шактый катлаулы, бигрәк тә Уфада. Ул озак еллар тупланган. Республика халкына энергия ресурсларын сыйфатлы җиткерү өчен кардиналь системалы карарлар кабул итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләне ягып җылыту сезоны башланганчы хәл итү өчен без августта Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге башлангычларын караячакбыз. Һәм, һичшиксез, тәкъдим ителгән чараларны объектив бәяләү өчен Кеше хокуклары буенча совет вәкилләрен фикер алышуга чакырачакбыз", — диде Радий Хәбиров.

Фото: башинформ


Читайте нас: