+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июнь 2021, 08:05

Яңгыр яу инде...

"Башгидромет" синоптиклары Башкортстанга яңгырлар кайчан киләчәге турында белдерде.

"Башгидромет" синоптиклары Башкортстанга яңгырлар кайчан киләчәге турында белдерде.

Аларның мәгълүматларына караганда, бу якындагы көннәрдә булачак.

Бүген явым-төшем көтелми. Әмма көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы бар.

— Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил, урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә +14... +19 °С, көндез +27... +32° C, төньяк-көнчыгыш буенча +22° С - дип өстәде синоптиклар.

Иртәгә, 24 июньдә, бераз яңгыр көтелә. Җил төньяктан, көнчыгышка таба күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә +13... +18° С, төньяк-көнчыгышка таба +8° С, көндез +26° кадәр... +31° С.

Фото: ru.publika.md
Читайте нас: