+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2021, 22:20

Авыл ипотекасы буенча илдә беренче урында барабыз

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров торак төзелеше һәм территорияләрне үстерү өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров торак төзелеше һәм территорияләрне үстерү өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Семинар 24 июньдә Русия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Русия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге власть органнары җитәкчеләре катнашты.
Вице-премьер Марат Хөснуллин үз чыгышында хөкүмәт һәм губернаторлар алдында торган төп бурычларны билгеләде: уңайлы шәһәрләр һәм уңайлы транспорт челтәре булдыру, тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм хәвефсезлекне арттыру. Шәһәрләр үсешенең өстенлекле юнәлешләре буларак ул торакның үтемлелеген арттыруны, шул исәптән ташламалы ипотека исәбенә, шәхси төзелешне үстерү, территорияләрне комплекслы үзләштерү, халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерүне атады.
- Бүген без төзелештә административ киртәләрне киметү буенча зур эш алып барабыз. Без сезнең белән атна саен төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышларын уздырабыз, аларда төп моментларны тикшерәбез. Әмма мондый семинарны киңәйтелгән рәвештә уздыру төбәкләр җитәкчеләренә алда торган амбициоз бурычларга ничек ирешергә кирәклеген яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк, дип карар иттек, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
Семинар кысаларында Башкортстан Башлыгы шәхси торак төзелеше базарын анализлау буенча эшче төркемнең модераторы булды. Анда катнашучылар - Федерация Советы сенаторлары, Русия Дәүләт думасы депутатлары, федераль хакимият органнары җитәкчеләре һәм төбәкләр башлыклары – тармак үсешен стимуллаштыручы финанс-икътисади инструментлар, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, кирәкле инженерлык инфраструктурасын булдыру механизмнары турында фикер алыштылар.
2021 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 940,4 мең квадрат метр торак төзелгән, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,7 процентка артыграк. Шул ук вакытта шәхси йорт төзелеше өлеше 61 процент тәшкил иткән. Башкортстанда торакка үтемлелекне арттыру өчен льготалы кредит бирүнең федераль программалары – гаилә һәм авыл ипотекасы, шулай ук күпбалалы гаиләләргә ярдәм программасы тормышка ашырыла, аның буенча ипотеканы каплауга 450 мең сумга кадәр дәүләт субсидиясе бирелә.
Һәр программа буенча республика Русиянең иң яхшы ун төбәге арасына керә, ә авыл ипотекасы буенча илдә беренче урында тора. 2021 ел башыннан төбәктә 1,3 миллиард сумлык 619 ташламалы авыл ипотека кредиты бирелгән.
Фото: башинформ
Читайте нас: