+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2021, 10:20

Республикада көчле давыл котырды

Гарасат йорт түбәләрен алып чөйде, халыкка зур зыян китерде.

Гарасат йорт түбәләрен алып чөйде, халыкка зур зыян китерде.

Кичә, 23 июньдә, республикада көчле давыл котырды. 112 системасы үзәгенә республиканың төрле районнарыннан, җил көчәю сәбәпле, кайбер торак пунктларда электр энергиясе сүнүе, агачлар авуы, электр чыбыклары өзелүе, төрле корылмаларга зыян килүе турында хәбәрләр килеп кенә торган. Мондый хәбәрләр Кырмыскалы, Чишмә, Стәрлетамак, Авыргазы, Дүртөйле, Иглин, Благовар, Бакалы, Ишембай, Бүздәк районнарыннан килгән.
Авыргазы районында көчле җил 20 квадрат метр шифер түбәсенә һәм мәктәп бинасы фронтонына, гомум мәйданы 60 квадрат метрлы ике шәхси торак йортның түбәсенә һәм фронтонына зыян китергән. Агач сынып төшеп, ФАПның түбәсе җимерелгән.
Бүздәк районында тимер юл вокзалы бинасының 60 квадрат метрлы мәйданында түбәсе зыян күргән. Түбә җимерелеп, якында торган "ЛАДА Калина" һәм "Тойота Камри" машиналарын изгән.
Стәрлетамак районы Отрадовка авыл советында, Молодежная урамы буенча, 50 квадрат метр мәйданлы шәхси торак йортның түбәсе җимерелгән. Анда да машиналар зыян күргән.
Көчле давыл Нуриман районының Яңа күл авылында берничә йортның түбәсен алып ташлавы турында да хәбәр килгән. Электр тапшыру линиясе зыян күргән, электр энергиясен тергезү эшләре алып барыла.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фотолар социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: