+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2021, 16:42

"Уфа - төрки халыклар үзәге була ала"

Азат Бадранов тикшеренүләр әле дәвам итәчәген белдерде.

Азат Бадранов тикшеренүләр әле дәвам итәчәген белдерде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Русия Фәннәр академиясе һәм Башкортстан Фәннәр академиясенең берлектәге гыйльми сессиясендә катнашты. "Уфа төрки һәм көнчыгыш тикшеренүләрен җәлеп итү ноктасына әверелә. Соңгы 2-3 елда (пандемияне исәпкә алып) күп кенә фәнни чаралар, форумнар һәм конференцияләр, семинарлар һәм мәктәпләр узды, аларда Русиянең төрки телле халыкларының әйдәп баручы тикшеренүчеләре катнашты. Һәм бу потенциал әле тулысынча ачылмаган", - дип билгеләде ул.
Азат Бадранов фикеренчә, республика бу контекстта күршеләрдән өстен тора: Русия дәүләте составына ирекле керү тарихы, хәрби батырлыкның һәм Ватанны саклауның тирән традицияләре, урындагы халыкта этник үзаңның төп элементы сыйфатында пантюркизм һәм панисламизм булмау.
"Бу база позицияләре Якын һәм Урта Көнчыгыш өлешендә илебезнең геосәяси чакырулары белән бергә Уфа алдында барлыкка килә торган янауларга адекват җаваплар һәм мәгънәләр формалаштыра торган Русия тюркологиясе үзәген тергезүнең перспективаларын ача", - дип ассызыклады вице-премьер.
Читайте нас: