+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2021, 21:40

Гаскәровчылар үз сәламәтлеген үзләре кайгырта

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле - республиканың иң күп гастрольләрдә йөри торган коллективы, бер ел эчендә концертлар белән Русиянең 50гә якын төбәген йөреп чыга.


Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле - республиканың иң күп гастрольләрдә йөри торган коллективы, бер ел эчендә концертлар белән Русиянең 50гә якын төбәген йөреп чыга.

Алар Бөтендөнья фольклориадасында бөтен дөньядан килгән кунакларны һәм хезмәттәшләрен кабул итәргә әзерләнә. Бүген ансамбль базасында Уфа поликлиникасының медицина хезмәткәрләре һәм табиблары вакциналау процедурасын үткәрде - прививканы 40 кеше ясатты.
"Һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә, ә биючеләр үз сәламәтлекләрен икеләтә күбрәк кайгыртырга тиеш. Көн саен репетицияләр һәм зур йөкләнешләр, еш гастрольләр шуны таләп итә. Шуңа күрә мин бүген, күп кенә коллегаларым кебек, прививка ясаттым. Алда безне кабат Русия һәм чит илләргә гастрольләр көтә, шулай ук Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын көтәбез", - дип шәрехли ансамбль артисткасы Майя Фәрхетдинова.
"Безнең эш графигы бик тыгыз, күптән түгел Русия буенча зур турны тәмамладык, ә хәзер Фольклориадага әзерләнәбез. Ансамбль җитәкчелеге табиблар чакыруны оештырып, безнең өчен мәсьәләне җиңеләйтте. Һәм мин прививканы шунда ук ясатырга булдым", - дип билгеләп үтте Башкортстанның атказанган артисткасы Миләүшә Хәйбуллина.

Фото: Башинформ
Читайте нас: