+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2021, 11:15

“Җитди мәсьәләләрне бергәләп хәл итик”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында катнашкан һәркемне актив тормыш позициясендә булырга чакырды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында катнашкан һәркемне актив тормыш позициясендә булырга чакырды.

“Ел бик катлаулы булды, безгә бик күп җитди карарлар кабул итәргә туры килде. Алар арасында кешеләр өчен аңлатмалар таләп итүче мәсьәләләр дә бар, бигрәк тә коронавируска каршы чикләүләр белән бәйлеләре”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, утырышны ачып. Ул санитар-эпидемиологик хәлнең авыр булуын ассызыклады, илнең 10 төбәге коронавирустан мәҗбүри вакциналау кертү турында карар кабул итте. Республика бу адымга бармады, ләкин кайбер чикләүләр кертелде.

19 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар узачак һәм бу — елның төп сәяси вакыйгаларының берсе. “Монда Совет әгъзаларының сайлау процессында актив катнашуы, аларның фикере мөһим. Сайлаулар гадел һәм үтәкүренмәле узарга тиеш. Әйдәгез, бу эшне бергәләп башкарыйк. Көз көне Бөтенрусия халык санын алу да көтелә, монда да сезнең позициягез мөһим”, — диде Радий Хәбиров.
Ул республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм төбәк Дәүләт торак төзелеше күзәтче­легенә агымдагы елның августына кадәр күпфатирлы торак йортларны чимал белән тәэмин итү системасына реформа үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу республика халкы сыйфатлы коммуналь хезмәтләр алсын өчен кирәк.
Исегезгә төшерәбез, соңгы ике ягып җылыту сезонында халык республика җитәкчелегенә чимал белән тәэмин итүче оешмалар җылылык өчен түләүне кискен арттыруына бәйле күп тапкырлар дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Контроль һәм күзәтчелек органнары катнашлыгында үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча халыкка нигезсез исәпләнгән акчаларны кире кайтару турында карар кабул ителде.
Башкортостан Башлыгы бу хәлнең сәбәпләре берничә булуына һәм аны төзәтү өчен системалы карарлар таләп ителүенә басым ясады. Шул ук вакытта Радий Хәбиров төбәктә инженерлык челтәрләренең торышы начар түгел, ә идарәче компанияләрнең финанс хәлен йомшак, дип билгеләде. “Ида­рәче компанияләр белән хәл шактый катлаулы, бигрәк тә Уфада. Ул озак еллар тупланган проблема. Республика халкына энергия ресурсларын сыйфатлы итеп җиткерү өчен кардиналь системалы карарлар кабул итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләне ягып җылыту сезоны башланганчы хәл итү өчен без августта Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Дәүләт торак төзе­леше күзәтчелеге башлангычларын караячакбыз. Һәм, һичшиксез, тәкъдим ителгән чараларны объектив бәяләү өчен, Кеше хокуклары буенча совет вәкилләрен фикер алышуга чакырачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.
Утырышта Совет әгъзалары инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Аерым алганда, Советның җаваплы секретаре Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, аңа Башкортстан Югары судында өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар тәрбияләүче һәм ике яшәү минимумыннан кимрәк керем алучы гаиләләр керемнәренә инвалид балаларга компенсация түләүләрен кертмәү хокукын яклап чыгарга мөмкин булган. “Социаль яклау органнары бу түләүләрне бергә кушты һәм нәтиҗәдә гаилә инвалид балага өстәмә пособиеләр алуга исәп тота алмады, чөнки гомум керем аларны түләү өчен рөхсәт ителгән чиктән артып китте, — дип аңлатты Зөлфия Гайсина. — Мин 150гә якын шундый гаиләне беләм. Бу мәсьәләне, суд инстанцияләрен урап үтеп, хәл итәсе иде”.
Радий Хәбиров гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Ивановага мәсьәләне өйрәнүне һәм хәл итү юлларын табуны йөкләтте.
Совет әгъзасы Гөлшат Ибраһимова 18 яшь тулган инвалид балаларга бәйле мәсьәләне күтәрде. “Әле кичә генә ул инвалид бала иде, ә бүген балигъ булды һәм элекке социаль статусын, кайбер өстенлекләрне югалтты. Шул ук вакытта аның сәламәтлеге яхшырмады, хәтта киресенчә. Мондый үсеп җиткән инвалидлар һәрвакытта да дәвалануны һәм тернәкләндерүне дәвам итүгә исәп тота алмый, — диде Гөлшат Ибраһимова. — Аларга 18 яше тулгач, опекуннары да кайбер транспорт һәм милек ташламаларыннан мәхрүм ителә. Менталь тайпылышлары булган инвалидларга стоматология ярдәме күрсәтү белән кыенлыклар бар”, — диде ул.
Башкортстан Башлыгы бу мәсьә­ләне республика Хөкүмәте каршындагы Инвалидлар эшләре буенча координацион советның якындагы утырышында җентекләп тикшерергә һәм аның нәтиҗәләре буенча профильле министрлыкларга тиешле йөкләмәләр бирергә тәкъдим итте.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү темасын дәвам итеп, Совет әгъзасы Наталья Сорг, аларны тәрбияләүче гаиләләрнең торак мәсьәләләрен хәл иткәндә ата-аналар һәм опекуннар үзләре уңайлы торак сайлый алсын өчен сертификатлар бирү юлын тәкъдим итте. “Идея начар түгел, әмма мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә, мондый сертификатларны алучыларны чит кешеләрнең намуссыз гамәлләреннән яклауның төгәл механизмнарын эш­ләргә кирәк”, — диде Радий Хәбиров һәм әлеге мәсьәләне “Төзелеш сәгате” утырышларының берсендә карарга кушты. Чарада, шулай ук, ятим һәм караучысыз калган балаларга торак бирү мәсьәләсе дә күтәрелде.
“Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды­ның республика бүлеге җитәкчесе Олеся Пышкина аңсыз халәттә дәва­ханәләргә эләккән кешеләрне иден­тификацияләү мәсьәләсен күтәрде. “Дәвалау учреждениеләренә мөрә­җәгать иткәннән соң, югалган кеше­ләрне табуның берничә очрагын атый алам, — диде Олеся Пышкина. — Проблема хокук саклау органнары, волонтерлар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында үзара бәйләнеш булмауда. Элек бу мәсьә­ләләрне Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы дәрәҗәсендә хәл иттеләр. Хәзер мондый хезмәт юк, һәм бу эзләүдә кыенлыклар тудыра”. Республика Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына мәсьәләне өйрәнергә һәм “Сәламәтлек сәгате” утырыш­ларының берсендә аны хәл итү юллары турында хәбәр итәргә кушты.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: