Ял көннәре тагын эссе булырмы?
Башкортстан метеорологлары республикада ял көннәрендә бик эссе һава торышы көтелә, дип белдерә.
Башгидромет хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 26 июньдә төнлә һава температурасы +15, +20° булачак, ә көндез ул +28, +33° кадәр күтәреләчәк. Җил талгын, ә көндез урыны белән көчле булачак.
Якшәмбе, 27 июньдә, төнлә + 15, +20°, көндез - +27, +32°, шулай ук төньяктан талгын җил көтелә.
Ял көннәрендә шулай ук яңгырлар да явачак. Шимбә төнлә явым-төшемсез булачак, ә менә көндез аерым төбәкләрдә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булачак. Ә якшәмбе көнне яңгыр аз гына явып үтәчәк.
Фото: кп.ру