+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июнь 2021, 20:00

Һава чиста булсын!

Башкортстан территориясендә атмосфера һавасы сыйфатына автоматлаштырылган контроль станцияләре ярдәмендә идарә итү системасы булдырыла.

Башкортстан территориясендә атмосфера һавасы сыйфатына автоматлаштырылган контроль станцияләре ярдәмендә идарә итү системасы булдырыла.
Дәүләт аналитик контроль идарәсе балансында мондый станцияләр өчәү: Уфада Кашкадан мәдәният һәм ял паркы территориясендә һәм Стәрлетамакта Менделеев урамы, 2 һәм Фурманов урамы, 33 адреслары буенча.
Атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләрне көн саен тикшеру нәтиҗәләре Башкортсанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтында басыла. Шулай итеп, узган тәүлек эчендә барлык өч станциядә дә тайпылышлар теркәлмәгән.
"Станцияләр тәүлек әйләнәсенә эшли. Көн саен тәүлек эчендә һавада рөхсәт ителгән концентрациянең артуы турында мәгълүмат алабыз. Уфада, таблицаны карасак, углерод оксиды, күкерт диоксиды һәм водород кебек матдәләр күрсәтелгән. Якын арада алар киңәйтеләчәк, чөнки тиздән лабораторияләрне аккредитацияләү булачак. Стәрлетамак станцияләрендә пычраткыч матдәләр күбрәк. Өч станциядә төрле матдәләр, чөнки һәр сәнәгать шәһәре өчен аерым проект төзелде», — дип аңлата Дәүләт аналитик контроль идарәсе директоры урынбасары Рөстәм Сабиров.
Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/m/news/1611048/
Фото: www.bashinform.ru/m/news/1611048/
Читайте нас: