+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Июня 2021, 18:02

"Башкорт ихаталары" программасы - гамәлдә

Агымдагы елда да бик күп йорт территорияләре төзекләндереләчәк.

Агымдагы елда да бик күп йорт территорияләре төзекләндереләчәк.
Уфада ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча «Башкорт ихаталары» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда 17 ишегалды территориясе төзекләндерелә, алар 78 күпфатирлы йортны берләштерә. Барлык проектлар да күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килештерелгән, аларның теләкләре бүлеп бирелгән финанслар һәм техник мөмкинлекләр чикләрендә исәпкә алынган.
Бүгенге көндә республика башкаласында эшләр барлык объектларда да тулы көченә бара. Мәҗбүри исемлеккә: асфальт өслекле ремонт, яңа парковка урыннары, хәвефсез резин өслекле балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, контейнер мәйданчыгы, яшелләндерү, мәгълүмат стенды, тышкы яктырту, видеокүзәтү, кече архитектура формалары керә.
Фото: ufacity.info
Читайте нас