+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2021, 16:45

Интернет буенча үзеңә диагноз куйма!

Махсус сораштыру күрсәтүенчә, русиялеләрнең күбесе табибларга түгел, ә интернеттагы төрле язмаларга ныграк ышана икән. Бу гадәтләре белән сәламәтлеген һәм гомерен хәвеф астына куюын аңламаучылар елдан-ел арта, ди җитмәсә.

Махсус сораштыру күрсәтүенчә, русиялеләрнең күбесе табибларга түгел, ә интернеттагы төрле язмаларга ныграк ышана икән. Бу гадәтләре белән сәламәтлеген һәм гомерен хәвеф астына куюын аңламаучылар елдан-ел арта, ди җитмәсә.

Интернет киңлекләрендә нинди генә мәгълүмат юк хәзер! Халык арасында шундагы мәгълүматларга таянып үз-үзенә диагноз куеп, үз белдеге белән дәваланучылар да күбәйгәннән-күбәя. Бу уңайдан табиблар чаң суга.

Интернет аша "белемен арттырып" дәваланучылар күп очракта табиблар сүзенә ышанмый, киңәшләренә колак салмый, әмма тырышлык куйганда һәм җентекле аңлату эшләре үткәргәндә, мондый пациентларның ак халатлыларга ышанычын кайтарып була, ди белгечләр. Үткәндә булган уңышсыз дәваланудан соң, табибларга ышанмый башлаучылар күп мондый кешеләр арасында.

Әлеге сораштыруларда 1778 табиб та катнашкан. Аларның 70 проценты пациентларының интернеттагы мәгълүматка бик ышануларын әйткән.

Табибларның 45 проценты кешеләрнең медицина процедураларына йөрмичә халык медицинасын өстен күрүләрен билгеләгән.

Интернетта коронавирус инфекциясен дә дәваханәгә бармыйча үзаллы гына дәвалау буенча киңәшләр бихисап. Тик менә табибка күренмичә, үзеңчә дәвалану савыгу китерүе бик шикле. Күп очракта мондый пациентларның хәле кискен начарланып ИВЛ-га эләгә, гомере белән хушлашучылар да юк түгел.

Фото: nash-doctor-samara.ru
Читайте нас: