+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2021, 15:45

Милли мәгълүмат чаралары үсешенә мөһим адым

Журналистлар өчен мультимедиа медиа-мәктәп традицион киңкүләм мәгълүмат чараларына уңышлы яңа медиага әверелергә ярдәм итәчәк, дип саный Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.

Журналистлар өчен мультимедиа медиа-мәктәп традицион киңкүләм мәгълүмат чараларына уңышлы яңа медиага әверелергә ярдәм итәчәк, дип саный Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.

Журналистлар Башкортстан Башлыгы белән «Медиайыйын-2021»дә очрашуда һөнәри журналистларның квалификациясен даими күтәрү, милли мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрен күтәрде. Милли мәгълүмат чаралары форумы беренче тапкыр Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән оештырылды.

- Журналист һәрвакыт укый. Профессиональ журналистика яңа санлы форматларга күчәргә, оператив рәвештә реакция белдерергә өйрәнергә тиеш. Медиа-продуктны кулланучылар һаман да күбрәкне таләп итә, һәр укучы, тамашачы өчен көрәш бара, һәм журналистларга яңа компетенцияләрне үзләштерергә кирәк,- дип саный Эльвира Ает
кулова.

Бөтендөнья башкортлару корылтае Президиумы Рәисе фикеренчә, мәгълүмат чараларын милли телләрдә үстерү, башкорт, татар, чуваш һәм Башкортстан халыкларының башка телләрендә басмаларны саклау — өстенлекле бурычларның берсе.

- Туган телне һәм мәдәниятне үстерүдә, саклауда милли мәгълүмат чараларының роле бәяләп бетергесез. Медиа-мәктәп безнең киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә дә, журналистларга да яңача карарга мөмкинлек бирер, дип өметләнәм, - ди Эльвира Аеткулова.

Исегезге төшерәбез, 25 июньдә республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, аның кысаларында мультимедиа медиа-мәктәп оештырылачак. "Медиайын-2021" бу елның апрель аенда узган иде. Республика журналистлары Башкортстан Башлыгы белән очрашты, тармакның иң актуаль проблемалары турында фикер алышты. Форум нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров кайбер йөкләмәләр бирде. Алар арасында - санлы медиа-мәктәп булдыру, 2022 елдан басма матбугат хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, милли мәгълүмат чаралары өчен грантлар һәм башкалар.

Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае


Читайте нас: