+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2021, 15:45

Радий Хәбиров: "Мин дә катнашам"

Меценатлар өчен «Атайсал – Кече Ватан» проектын тормышка ашыруның 4 аенда 600 миллион сумлык 672 заявка бирелгән.

Меценатлар өчен «Атайсал – Кече Ватан» проектын тормышка ашыруның 4 аенда 600 миллион сумлык 672 заявка бирелгән.

"120 проект төгәлләнде, аларны тормышка ашыру өчен 123 миллион сум акча сарыф ителде, — дип сөйләде бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев.

Исегезгә төшерәбез, проект Радий Хәбиров башлангычы белән якташларга ярдәм итү буенча иҗтимагый программа буларак барлыкка килде. «Атайсал – Кече Ватан» проектында катнашуга 100дән артык авыл биләмәсе башлыгы, муниципаль хезмәткәр, законнар чыгару органнарының 54 депутаты, 53 крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы һәм шәхси эшкуар кушылды. Шулай ук порталда яшьләр оешмалары вәкилләренең 15 проекты урнаштырылды.

Порталда игълан ителгән проектлар саны буенча Балтач районы лидер булып тора. Порталга битараф булмаган балтачлылардан 43 гариза керде. Иглин районыннан - 36, Аскын районыннан – 18, Гафури районынан – 21, Тәтешле районыннан 20 тәкъдим бар.

Шәһәрләр арасында Уфа (26 проект), Нефтекама (18) һәм Күмертау лидерлыкны тота.

Аскын, Баймак һәм Чакмагыш районнары тәмамланган проектлар саны буенча лидер булып торалар. Һәр муниципалитетта 9ар проект тәмамланган.

Порталдагы проектларның күбесе «Җәмәгать территорияләре» категориясендә (төзелеш, ремонт, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәдәният йортларына һәм башка социаль объектларга финанс ярдәме күрсәтү, паркларны, ял зоналарын төзекләндерү) – 165.

Икенче урын спонсорлык, чаралар, акцияләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр, балалар өчен программалар оештыруга бирелгән – 80 проект. «Мәдәни мирас объектлары» һәм «Дини объектлар» категорияләрендә 68 һәм 63 проект урнаштырылган.

Спорт объектларына шулай ук зур игътибар бирелде – аларның саны 38. Китап нәшер итү, авыл һәм шәһәр китапханәләренең китап фондын яңарту, сәнгатькә, кинога, әдәбиятка, журналистикага ярдәм итү проектлары шулай ук порталда зур бәя алды, 120дән артык проект урнаштырылды.

Урал Килсенбаев проектта чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да катнаша, дип сөйләде. Мәсәлән, Фәридә Әдеһәмова, АКШта яшәп, үзенең кече ватанын – Борай районының Иске Ютазы авылын төзекләндерүдә булыша. Ә Куергазы районының Якшымбәт авылында туып-үскән Фирүзә Бикмаева Испаниядә яши һәм эшли.

Октябрь аенда «Якташлык көче» форумын үткәрү планлаштырыла, анда «Атайсал» проектының иң актив катнашучылары җыелачак.

"Проект кызыклы килеп чыкты, ул җанлы һәм кирәкле. Һәркемнең үз Ватанына ярдәм итү мөмкинлеге бар. Мин дә анда катнашам һәм туган авылымны төзекләндерергә булышам", - диде Радий Хәбиров.

Фото: башинформ


Читайте нас: