+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2021, 14:45

Уфа торак төзү буенча лидер булачак

Башкалада яңа торак ярымутрау кысаларында һәм Агыйдел аръягында төзеләчәк, дип искәртте Уфа мэры Сергей Греков Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.

Башкалада яңа торак ярымутрау кысаларында һәм Агыйдел аръягында төзеләчәк, дип искәртте Уфа мэры Сергей Греков Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.

“Уфаның 450 еллыгы алдыннан без алдыбызга амбициоз бурычлар куябыз. Торак сатып алу мөмкинлеге үсеше - Русия дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләрнең берсе. Уфа ел саен 840 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга тиеш, һәм бу бурыч үтәлә. Бүген шәһәр төзелешкә бирелгән рөхсәтләр буенча илдә икенче урында тора, алар буенча торак тапшыру күләме 2024 елга кадәр 3 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк”, - диде ул. - Икенче мөһим юнәлеш – Дим һәм Затон микрорайоннарында арзан торак сегментын үстерү. Бу территорияләрнең озак вакыт үзләштерелүе инженерлык челтәрләре булмау белән иде. 2021 елда республика җитәкчелеге ярдәмендә Уфа “Стимул” федераль программасына керде, бу без 2024 елга үтәчәк инженерлык челтәрләре төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, Агыйдел аръягында якынча 1 миллион квадрат метр торак төзергә мөмкин булачак”.

Уфа шәһәре 450 еллык юбилеена әзерлек вакытында торак төзүдә төп күрсәткечләр буенча лидерлар исәбенә чыгачак, дип билгеләп үтте Сергей Греков.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: