+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июнь 2021, 16:15

Башкортстан - 82нче урында

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Башкортстан Хөкүмәтенең вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйткәнчә, Башкортстан авыручылар саны буенча илдә 82нче урында тора, әмма чирләүчеләр саны акрынлап арта.

- Бер атна эчендә COVID белән авыручылар санының тәүлек үсеше 16 процент тәшкил итте. Пневмония белән авыручылар саны 25 процентка артты, - диде республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе. - Йогышлы авырулар өчен әзерләнгән 1980 койканың 8 проценты гына буш. Бүген без өстәмә рәвештә 250 койка әзерлибез, 1 июльдән тагын шулкадәр үк.

Республикада вакциналау темплары югары – узган тәүлек эчендә 20 123 кешегә прививка ясалган. 29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 531 585 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонент белән – 371 176 кеше. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакцинасының 600 240 дозасын алган инде.

– Бүген республикага 110 мең доза озатылды, ул 1 июльдә килеп җитәр дип көтәбез. Атна ахырына кадәр без тагын 56 меңгә якын доза алабыз, - диде Максим Забелин. - Шунда ук шәһәр һәм районнар буенча вакцинаны бүлә башлыйбыз.

Башкортстан Башлыгы республика Сәламәтлек саклау министрлыгы алдына медучреждениеләргә вакцина китерүне туктаусыз тәэмин итү һәм хастаханәләрдә дару препаратлары запасларын тулыландыру бурычын куйды.

– Русиянең эре төбәкләрендә без авыручылар санының да, кызганычка каршы, коронавирустан үлүчеләр санының да артуын күрәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Хәлне артык куертасы килми, әмма төрле вариантларга әзер булырга кирәк. Вакциналауга килгәндә, без югары темп алдык: тәүлегенә 25 меңгә кадәр кешегә прививка ясатабыз, монысы яхшы.

Республика җитәкчесе вакциналау темпларын агымдагы дәрәҗәдә саклап калырга кушты.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас