Башкортстанда Уфадан «Урал» М-5 федераль дәрәҗәдәге юлга яңа түләүле чыгу юлын төзү проектын (Көнчыгыш чыгу) өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертергә ниятлиләр, шул рәвешле, концессионер табышка салым буенча ташламаларга дәгъва кыла алачак.
Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ВТБның вице-президенты Юрий Молчанов белән берлектә мәйданчыкта булганда хәбәр итте.
«Без бу проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертергә планлаштырабыз. Якын арада безнең яктан моның өчен барысы да әзерләнәчәк. Иң мөһиме, Башкортстан халкы моннан отачак, шуңа күрә юлны мөмкин кадәр тизрәк файдалануга тапшыру бурычы тора. Графиктан алда баруын күрәбез, һәм бүгенге визит моны раслады», — диде Андрей Назаров.
"Төзелеш барышында барлыкка килгән материалларның кыйммәтләнүен исәпкә алып, без, әлбәттә, подрядчыга, элекке бәяләрдә торып калып, элекке сыйфатлы объектны тапшыра алсын өчен ярдәм итәргә теләр идек. Бу - безнең партнерларны стимуллаштыру»,- дип өстәде Премьер-министр.
Ул бүгенге визитның нинди мәсьәләләрнең хәл ителмәгән булуын билгеләү өчен оештырылуын әйтте.
"Регион юкка гына инвестицион климат үсеше ягыннан лидерларның берсе булып тормый. Бу барлык дәрәҗәләрдә дә билгеләп үтелде. Мондый зур проект һәм аны уңышлы гамәлгә ашыру моны тагын бер кат раслый", - дип хәбәр итте ВТБның вице-президенты Юрий Молчанов.
Башкортстан концессион компаниясе генеральный директоры Әсабали Закавов, үз чиратында, төп бурычларның берсе - проектны тормышка ашыру срокларын саклап калу, дип билгеләп үтте.
"Инде бүген үк без башкарылган эшләр факты буенча ел ахырына кадәр 12 миллиард сумлык планны үтәргә ниятлибез, төзелеш буенча пландагы күрсәткечләргә туры киләбез", - дип хәбәр итте Әсабали Закавов.
Фото: pravitelstvorb.ru