+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июнь 2021, 12:35

Башкортстан программаны вакытыннан алда үтәячәк

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын уздырды, анда 2019-25 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасына үзгәрешләр кертелде.

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын уздырды, анда 2019-25 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасына үзгәрешләр кертелде.
- Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү программасы тизләтеләчәк, чөнки Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан төбәкләргә субсидияләр бирү тәртибе үзгәрәчәк, - дип белдерде Андрей Назаров. - Программаны вакытыннан алда төгәлләү республикага федераль бюджеттан өстәмә субсидияләр алуга дәгъва белдерергә һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан соң шундый дип танылган авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаларга кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин сүзләренчә, 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылучы программа 6 этаптан тора. Республикада 39,17 мең квадрат метр авария хәлендәге торакны күчерү планлаштырыла - бу 1 меңнән артык торак, аларда 2,8 мең граждан яши. Программаны гамәлгә ашыруга 1,776 миллиард сум финанслау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас