Русия Президенты Владимир Путин азык-төлеккә бәяләр үсешен аңлатты. Бу хакта ул "туры элемтә" вакытында белдерде.
Президент ассызыклаганча, бүген туклану продуктларына дөнья индекслары соңгы 10 елда иң югары планкада тора. Азык-төлеккә бәяләр үсеше - дөньякүләм тенденция, һәм бу бөтен җирдә шулай, дип өстәде ул.
"Бездә азык-төлеккә бәяләрнең иң зур үсеше узган елда күзәтелде. Шикәр хакы барыннан да күбрәк арткан - 41 процентка, һәм дә көнбагыш мае, - диде дәүләт башлыгы.
Путин искә төшергәнчә, хөкүмәт бәяләрне тоткарлау буенча берничә карар кабул итте. Сүз җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасында килешү, шулай ук ахыргы продукция җитештерүчеләргә субсидияләр бирү турында бара.
Фото: ubu.ru