Бүген республиканың Транспорт министрлыгы, төбәк "Роспотребнадзор"ы, ЮХХДИ һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе хезмәткәрләре пассажирлар тарафыннан Башкортстан Республикасы Башлыгының коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимын кертү турындагы указы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча чираттагы рейд уздырдылар.
Тотрыклы эпидемиологик хәлгә карамастан, чикләүләр элеккечә үк кала. Рейдлар вакытында тикшерүчеләр моны искә төшерә. Һәм битлек режимын бозучыларга штраф яный.
Транспорт министрлыгының пассажир автомобиль транспорты бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Динар Сафиуллин хәбәр иткәнчә, битлек кимәгән өчен штраф беренче хокук бозган очракта 1-3 мең сумга кадәр, кабат бозган өчен 3-5 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Дәүләт вазыйфасын биләүчеләр өчен беренче кагыйдә бозган очракта - 5-15 мең, кабат бозган өчен 15-30 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик берәмлекләргә беренче кагыйдә бозган өчен 50-100 мең сумга кадәр һәм кабат бозган өчен 100-200 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта белгечләр бу чараларның штраф җыюга түгел, ә хәвефсезлекне тәэмин итүгә юнәлтелүен ассызыклый.