+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2021, 08:42

Ковид янә алты якташыбызны алып китте...

Ковид янә алты якташыбызны алып китте...

Башкортстанда 30 июньгә коронавирустан янә алты үлем очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, вафат булучыларның гомум саны 595 кешегә җитте. Соңгы мәгълүматлар белән республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында уртаклаштылар.
Авыручылар саны 41 352 пациентка җиткән. Тәүлек эчендә коронавирус 156 гражданда диагнозланган. Шул ук вакытта савыгучылар саны да арткан. Соңгы тәүлектә 197 кеше дәваханәдән чыгарылган. Төбәктә яшәүчеләрнең 38 835е әлеге авыруны җиңә алган.
Хәзерге вакытта республикада 374 157 кеше прививканың ике компонентын да ясаткан. Тәүлек эчендә вакцинаның икенче компонентын 2981 кеше алган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас