+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2021, 04:42

Ковидка каршы вакцинаны еш ясатыргамы?

Коронавируска каршы вакцинаны нинди ешлыкта ясатырга? Бу уңайдан төрле фикерләр яшәп килде. Менә, ниһаять, Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында төгәл мәгълүмат биргәннәр.

Коронавируска каршы вакцинаны нинди ешлыкта ясатырга? Бу уңайдан төрле фикерләр яшәп килде. Менә, ниһаять, Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында төгәл мәгълүмат биргәннәр.

Бер тапкыр иммунлаштыру кампаниясендә катнашкач, я ковид белән авырып савыкканнан соң ярты ел үткәч, яңадан вакцина ясатырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Михаил Мурашко нәкъ шулай киңәш итә. Аның сүзләре буенча, эпидемиологик хәл тотрыклангач, вакцинаны елына бер генә кадатуга күчәргә мөмкин.

"Без методик киңәшләргә үзгәрешләр әзерләдек. Русиядәге имин булмаган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, хәзер ковид белән авырып савыкканнан яисә вакцина ясатканнан соң алты ай үткәч, яңадан прививкага барырга мөмкин", - дигән Мурашко вирус таралуны кисәтү буенча үткән утырышта.

"Коллектив иммунитет барлыкка килгәч, хәл тотрыклангач, вакциналануны елына бер тапкыр гына да үтәргә була", - дип өстәгән ул.

Бүген исә, Мурашко биргән мәгълүмат буенча, дәваханәләрдә 151 мең русияле коронавирустан дәвалану үтә.

Фото: skib-krasnodar.ru
Читайте нас