+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2021, 10:02

"Прививка ясатмаган өчен эштән бушата алмыйлар"

Владимир Путин кайсы очракта прививка кирәкмәгәнлеген дә искәртте.

Владимир Путинга бүген теләүчеләр сорау бирә ала. "Туры линия"гә килгән сораулар вакциналауга да кагыла.
- Әгәр кешедән медотвод булса, прививка ясату кирәкми. Шуның нигезендә вакцина эшләтмәгән өчен эштән чыгарырга теләүләре дә дөрес түгел. Әмма шуны да әйтәсем килә: элек вакцина ясату турында шау-шу тумый иде. Кирәк икән - эшләтәләр, - диде Президент Владимир Путин.
Шул ук вакытта авыруларның тернәкләнүе турында да сорауга җавап бирде Путин. Ул әйтүенчә, авырудан соң реабилитация өчен дә акча бүленгән. Финанслау арытаба да артачак.
- Прививка эшләтер алдыннан хроник авырулар булганда үзегезнең участок табибына күренегез. Вакцина ясау пунктында шәфкать туташлары эшли. Прививка ясар алдыннан үзегезне тикшергән табибларга мөрәҗәгать итегез, - дип тә әйтте ил башлыгы.
Фото: novayasamara.ru
Читайте нас