+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2021, 06:20

Андрей Назаров Төзүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән очрашты

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Төзүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Бу хакта ул социаль челтәрдә язып чыкты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Төзүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Бу хакта ул социаль челтәрдә язып чыкты.

“Бу юлы чара "Новалэнд" торак комплексы мәйданчыгында узды. Биредә төзелешнең ничек баруын тикшердек. Объект без керткән шәһәр төзелеше таләпләренә тулысынча туры килә. Күпфатирлы йортлар белән параллель рәвештә шунда ук компания балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзи. Бу - төзүченең ничек эшләргә тиешлегенә ачык мисал.

Аннары киңәшмә үткәрдек, девелоперлар белән аларны борчый торган проблемалар турында фикер алыштык. Хәзер аларның су белән тәэмин итү челтәрләрен техник тоташтыру һәм үзәкләштерелгән системаларга илтү буенча килешүләр төзүгә бәйле кыенлыклары бар. Шуның аркасында аларга йортларны тапшыру вакытын тоткарларга туры килә.

Бездә күптән түгел генә барлыкка килгән тагын бер проблема челтәрләрне дәүләт милкенә тапшыру белән бәйле. Монда катлаулылык шунда ки, элек, "Уфаводоканал" муниципалитетныкы булган вакытта, төзүче урындагы үзидарә органнарына төзелгән челтәрләрне турыдан-туры тапшырган. Хәзер исә, узган елда "Уфаводоканал" республика милкенә күчкәннән соң, закон буенча төзүче инде болай эшли алмый.

Моны булдырмас өчен челтәрләр тапшыруның яңа механизмын эшлибез. Бу мәсьәлә белән ведомствоара комиссия танышачак, без аны бүген төзергә килештек.

Тагын төзүчеләр белән шәһәр төзелеше эшчәнлегенең яңа регламенты турында сөйләштек”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”.
Читайте нас