+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2021, 10:08

Бер тәүлектә янә 158 кеше...

Ә дүрт кеше авыруны җиңә алмады...

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәктә COVID-19 таралу турында статистик мәгълүматлар тәкъдим итте.
1 июльгә инфекция йоктыруның расланган 41 510 очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә үсеш 158 авыру тәшкил иткән. Бөтен пандемия чорында 38 952 кеше сәламәтләнде.
Узган тәүлектә 117 пациент авырудан котылды, 4 кеше вафат булды. Нәтиҗәдә, коронавирус корбаннары саны 599га җитте.
Шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче 377 561 кеше ике этаплы вакцина ясатты.
Фото: sosud-ok.ru
Читайте нас