+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2021, 05:53

"Владимир Путин сүзен ил халкы сәламәтлегеннән башлады"

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты рәисе Римма Үтәшева Президент Владимир Путинның “туры линия”дә халык белән аралашуына карата үз фикерләрен белдерде.

"Ил Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңладым. Һәм, гадәттәгечә, Владимир Владимирович Русия халкы белән очрашуын медицина, ковид, вакциналау темаларыннан башлады. Арытаба ул безгә 1998 елның 17 сентябрендәге 157 санлы Федераль закон турында искә төшерде, ул йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләрен төгәл билгели. Бу законда Русия халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чагылыш таба.
Бу закон буенча прививкалар календаре бар, һәм бу календарь буенча кешеләр туганнан алып, гомер буе прививка ясыйлар. Ә коронавирустан вакциналау әлегә бу календарьга кермәде. Депутатлар аны кертмәде. Минемчә, бу дөрес. Вакцина әле яңа, уйларга кирәк, башка вакциналарга карарга кирәк — вакыт кирәк. Минемчә, Дәүләт думасының яңа VIII чакырылыш составы бу мәсьәләгә кайтачак.
Ләкин! Бу законның икенче өлешендә төгәл күрсәтелгән: әгәр төбәктә эпидвәзгыять начарлана икән, "Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсе һәм субъект Башлыгы мәҗбүри вакциналау кертергә тиеш. Без республикада мәҗбүри вакциналау кертмибез, әмма без вакциналауны көчәйтәбез һәм халыкны чакырабыз.
Русия Президенты шулай ук хәвеф төркемен билгеләде: 65 яшьтән өлкәннәр, күп аралашучы кешеләр, хроник авырулары булганнар. Мин Русия Президентыннан сентябрьдә мәктәпкә йөрергә рөхсәт сораган Мәскәү мәктәбенең өченче сыйныф укучысы мөрәҗәгатен истә калдырдым. Әлбәттә, Владимир Владимирович, барысы да эпидвәзгыятькә бәйле булачак, диде. Әмма төбәк өчен дә, Русия өчен дә без яхшы хәл-шартларны тәэмин итәргә тиеш.
Тагын экология темасына игътибар иттем. Бүген чүп реформасы берникадәр кыенлыклар кичерә. Калдыкларны үтилләштерү өчен заводлар төзеләчәк, чүп-чарны аерым җыю оештырылачак. Ниһаять, без экология белән югары дәрәҗәдә шөгыльләнәчәкбез. Чиста су һәм һава шулай ук халыкның иминлеген һәм сәламәтлеген билгели", - диде Римма Әмир кызы.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас