+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2021, 22:15

Башкортстан Башлыгы ДТП сәбәпләрен тиз арада ачыкларга кушты

Бүген Кушнаренко районында коточкыч авария нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды.

Бүген Кушнаренко районында коточкыч авария нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кыска вакыт эчендә бу хәлнең барлык хәл-шартларын ачыкларга, зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның туганнарына кирәкле медицина ярдәме күрсәтергә кушты.

Кушнаренко районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булуы турында язган идек. Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге вакытта вакыйга урынын тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча суд экспертизалары комплексы билгеләнәчәк, шаһитлардан сорау алына, авариягә китергән барлык сәбәпләр һәм шартлар ачыклана.

Тикшерү барышында пассажир ташучының пассажирлар ташу буенча хезмәтләр күрсәткәндә закон тарафыннан куелган хәвефсезлек таләпләрен үтәве тикшереләчәк. Җинаять эшен тикшерү барышы республиканың Тикшерү идарәсе җитәкчесе контролендә тора.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: