+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2021, 21:05

Югары әзерлек режимында янә үзгәрешләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа эчтәлегенә ярашлы, агымдагы елның 12 июленнән (элекке указдагы кебек 5 июльдән түгел) ябык биналарда эшләүче җәмәгать туклануы оешмаларына (50 һәм аннан күбрәк утыру урыны булганда), матурлык, косметика, массаж, СПА-салоннар, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмаларына, шулай ук, студентлар өчен тулай торакларга, вакциналау узу, шул исәптән беренче компонент ясалу, вакцина ясарга ярамау яки лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (сертификат) булган очракта гына керергә мөмкин.

Бу таләпләр, шулай ук, гомум файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар ташуга һәм “Орлан” шәһәр яны поезды эшенә кагылачак.

2021 елның 22 июненнән шундый ук документларны музейларга кергәндә күрсәтергә кирәк. 3 июльдән 10 июльгә кадәр Уфада үтәчәк VI Бөтендөнья фольклориадасын уздыру чорында Башкортстан Милли музее, республика Хәрби дан музее, Валериан Альбанов исемендәге Полярниклар музее, Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Раил Кузеев исемендәге Этнология һәм этнография институтының Археология һәм этнография музее өчен искәрмә ясалачак.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: