+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2021, 16:55

Балалар өчен " Спутник V” клиник тикшеренүе башланды

Тикшеренүдә 12-17 яшьлек 100 үсмер катнаша.

Тикшеренүдә 12-17 яшьлек 100 үсмер катнаша.

Мәскәүдә 12-17 яшьлек үсмерләр өчен “Спутник V” клиник тикшеренүе башланган. Бу хакта журналистларга Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, тикшеренү ике балалар дәваханәсе — Морозово балалар дәваханәсе һәм З. Ә. Башляева исемендәге балалар дәваханәсе базасында уза. Анда барлыгы 100 үсмер катнашачак, алар инде медицина тикшеренүен үтә башлаган.
Анастасия Ракова билгеләвенчә, балаларга вакциналау “Спутник V” препараты белән үткәрелә, ләкин ул өлкәннәргә караганда азрак дозада. Тикшеренү бер ел дәвам итәчәк, бөтен чор дәвамында балалар дәваханә табибларының даими күзәтүе астында булачак.
“Беренче һәм икенче компонентларны ясаганнан соң, вакциналау өчен үсмерләр өч көн дәвамында изоляцияләнгән бокста стационарда булачаклар, анда аларны вакциналау алдыннан тагын бер кат тикшереп чыгачаклар һәм соңыннан аларның хәлен күзәтәчәкләр. Соңрак тагын анализлар тапшыру өчен берничә тапкыр дәваханәгә килергә тиеш булачаклар. Үсмерләр видеокүзәтү көндәлеген махсус мобиль кушымтада алып барачак, ә аларның хәлен табиблар телефон аша контрольдә тотачак”, — дип, РИА Новости Мәскәү мэры урынбасары сүзләрен китерә.
Тикшеренүдә элегрәк коронавирус белән авырмаган һәм башка авырулары булмаган үсмерләр катнаша.

Фото: © fellowneko/123RF.COM


Читайте нас: