+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 15:15

“Бу галәмгә тиң булачак! “

Радий Хәбиров республикада мөһим вакыйга көтелүе турында хәбәр итте.

Радий Хәбиров республикада мөһим вакыйга көтелүе турында хәбәр итте.

Башкортстанда балалар өчен Фольклориада уздырырга ниятлиләр. Радий Хәбиров бу вакыйга турында сишәмбе көнне республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Кечкенә серне ача алам. Без Филипп Боссан әфәнде белән (Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты) безнең CIOFF белән киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштык, бик зур халыкара чара өстендә эш башларга тәкъдим бар, бу - балалар өчен Фольклориада”, — диде Башкортстан Башлыгы.

Бу атнада ниятләр турында беркетмә төзү һәм якынча даталарны билгеләү планлаштырыла. Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага бу вакыйгага әзерлек эшләрен башларга кушты.

“Менә бу галәм булачак! Бу, чыннан да, зур вәкиллекле илләрнең балалар Олимпиадасы булачак. Мин, кайчандыр коронавирус белән бәйле вакытлар узар, дип уйлыйм. Әзерләнә башлыйбыз, бу - бик мөһим вакыйга”, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез: 10 июльгә кадәр Башкортстанда 37 ил катнашлыгында VI Бөтендөнья фольклориадасы уза.

Фото: bashinform.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: